news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казансу буендагы «ЯрПарк» күпфункцияле комплексын 2032 елга тапшырырга планлаштыралар

Казансу буендагы «ЯрПарк» күпфункцияле комплексын 2032 елга тапшырырга планлаштыралар
Фото: «Миллиард.Татар»

Казансу елгасы яр буендагы «ЯрПарк» (шулай ук «Казан-Сити» буларак та билгеле) проектын 2032 елга тулысынча төзеп бетерергә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина хәбәр итте, дип яза «Миллиард.Татар».

Масштаблы комплексны 2026 елда төзи башлаячаклар. Генераль подрядчы РowerСhina Кытай дәүләт компаниясе булырга тиеш.

Проектның беренче этабы гомуми мәйданы 145 мең квадрат метр булган алты бинаны үз эченә ала. Алар арасында А класслы офислар, конгресс-холлы сәүдә-күңел ачу үзәге, биш йолдызлы кунакханә, премиаль апартаментлар һәм бизнес-класслы сервис апартаментлары булачак.

Исегезгә төшерик, Сибгат Хәким урамындагы элек «Ривьера» кино үзәге урнашкан җир кишәрлеген 2020 елда KravtGroup компаниясе сатып алды. Иске бинаны сүттеләр, ә 2023 елның декабрендә компания яңа мәйданчык өчен төзелешкә рөхсәт алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot