news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казансу буендагы ресторанда янгын чыккан

Түбән Заречье дамбасындагы бинада 170 квадрат метр мәйданны янгын чолгап алган.

(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Башкалада Киров районында Казансу өстендәге “Круиз” ресторанында янгын чыккан. Әлеге хәл узган төндә булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Төнге сәгать икеләр тирәсендә Түбән Заречье дамбасындагы ресторан беседкасы яна башлаган. Янгын 170 квадрат метр мәйданны чолгап алган. Янгын сүндерүчеләр илле минутта янгынны сүндергән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot