Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казансу буенда керәшен халкының борынгы йоласын искә алдылар
«Элек-электән килгән йолаларыбыз онытылмасын, киләсе буыннарга тапшырылсын иде», — ди керәшен активисты Аграфена Васильева.
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген, Алма спасы көнендә, Казансу буенда керәшен халкының кызларны алма суы белән коендыру йоласын искә алдылар.
«Йола буенча кызларны гади су белән түгел, алма пешкән су белән коендыралар. Шушы суда коенганнан соң, кызлар, чыннан да, матураеп, нурланып китә. „Тәнең таза-сау булсын“, — дип теләргә кирәк. Бу үсмер кызларны күз тиюдән саклый торган булган», — диде бәйрәмне оештыручы, керәшен активисты Аграфена Васильева «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, кызларны алма суы белән коендыру гореф-гадәте элек-электән килгән, әмма соңгы елларда онытыла башлаган.
«Бу — борынгыдан килгән традиция. Йолалар тыелган заманнарда, әбиләр аны качып башкара торган булган. Өлкәннәр мичтә ашлар, тәмле коймаклар, алма бәлешләре пешергән. Керәшен халкының шушы матур йоласы югалмасын, онытылмасын иде. Шуңа да быел үткәрергә булдым. Киләсе буынга үзебезнең матур гореф-гадәтләребезне тапшырырга кирәк», — диде Аграфена Васильева.
Йоланы башкарганнан соң, бәйрәмгә килүчеләр коймак, яшелчә, җиләк-җимешләр белән сыйланды. Бәйрәм керәшен халкының җырлары белән төгәлләнде.
Алма спасы — славян халык календарендагы көн, уңыш җыюның беренче бәйрәмнәреннән санала. Бу көнне табигать җәйдән көзгә һәм кышка авыша дип ышаналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз