news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан метросы стандарт хәрәкәт графигына кайта

Казан метросы стандарт хәрәкәт графигына кайта
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 1 сентябрьдә, Татарстан башкаласы метрополитены стандарт хәрәкәт графигына кайта. Бу хакта «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер эш көннәрендә иртәнге һәм кичке пик сәгатьләрендә линиядә 11 электр поезды йөриячәк. Алар арасындагы интервал 5 минут 8 секунда кадәр кыскара. «Бу көннән-көн арта барган пассажирлар агымын көйләргә ярдәм итәчәк һәм сәфәрләрне тагын да уңайлырак итәчәк», – дип искәрттеләр транспорт предприятиесендә.

Актуаль расписание белән kazanmetro.ru сайтында һәм һәр станциядә урнаштырылган мәгълүмат стендларында танышырга мөмкин.

ТР башкаласы метросында җәйге хәрәкәт графигы 1 июльдән гамәлдә булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot