Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан вертолет заводы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына яңа вертолет тапшырды
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казан вертолет заводында җитештерелгән яңа Ми-8МТВ-1 вертолеты алды. Ул кешеләрне эзләү һәм коткару, медицина эвакуациясе һәм янгын сүндерү, шулай ук тәүлекнең теләсә кайсы вакытында йөкләр һәм шәхси составны ташу өчен билгеләнгән. Бу хакта «Ростех» корпорациясендә хәбәр иттеләр.
Хабаровск авиация-коткару үзәгенә җибәреләчәк вертолет видеокүзәтү системасы, цифрлы автопилот (һ.б.) белән җиһазландырылган. Санитар рейслар өчен комплектта ике медицина модуле каралган, ә төнге коткару операцияләренең нәтиҗәлелеген арттыру өчен пилотлар кабинеты төнлә күрсәтә торган күзлекләр куллануга яраклаштырылган.
«Күпмаксатлы Ми-8МТВ-1 вертолетлары практик яктан теләсә нинди климат-географик шартларда, киң температура диапазонында (Цельсий буенча -50дән +50 градуска кадәр) кулланыла ала. Конструктив үзенчәлекләр һәм җиһазланышы мондый судноларны кырыс төньяк климаты шартларында файдалануөчен идеаль итә. Алар үзләрен ведомство алдында торган бурычларны хәл итү өчен ышанычлы һәм нәтиҗәле корал буларак күрсәтте», – дип белдерделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Ми-8 семьялыгындагы 40тан артык вертолет алды. 2020 елда ведомство беренче «Ансат» вертолетын, ә 2025 елда дүрт модернизацияләнгән Ми-38ПС вертолетын алган иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз