news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан заводы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына өр-яңа Ми-38ПС вертолетын тапшырды

Казан заводы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына өр-яңа Ми-38ПС вертолетын тапшырды
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте

Казан вертолет заводы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына өр-яңа МИ-38ПС (эзләү-коткару) вертолетын тапшырды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Вертолет сәгатенә 300 чакрым тизлек белән оча ала һәм 40 кешене сыйдыра. Шул ук вакытта, очышларның ераклыгы якынча 1,5 мең чакрым тәшкил итә. Йөк күтәрүчәнлеге -кабинада 4,5 тоннага кадәр.

«Ми-38ПС вертолетын башкаларыннан аерып торган үзенчәлеге шунда, ул автомат рәвештә үзенең барлык борт системаларын тикшерә ала, ягъни очучыга бары тик бер төймәгә генә басарга, тикшерү тәмамланганны көтәргә һәм аның нәтиҗәләрен укырга гына кирәк», – дип сөйләде Казан вертолет заводы очучы-сынаучысы Сергей Яворенко.

news_right_1
news_right_2
news_bot