news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укучысы математика буенча Халыкара олимпиадада көмеш медаль яулады

Казан укучысы математика буенча Халыкара олимпиадада көмеш медаль яулады
Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте

Казанның Мәскәү районы 2нче интернат-лицее укучысы Максим Большаков Шанхайда узган 67нче Халыкара математика олимпиадасында катнашу нәтиҗәләре буенча көмеш медаль яулады. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия җыелмасы олимпиада барлыгы алты бүләк - дүрт алтын һәм ике көмеш - яулады. Арина Прокудина (Чиләбенең 31нче физика-математика лицее), Андрей Шишко (Мәскәү В.Ф.Овчинников исемендәге «Икенче мәктәп» лицее), Роман Кравченко (Санкт-Петербургның 239нчы Президент физика-математика лицее) һәм Дмитрий Гришко (Мәскәүнең 57нче мәктәбе) алтын медальгә лаек булды.

Максим Большаковтан тыш, Александр Скворцов (Петербургның 239нчы Президент физика-математика лицее) көмеш медаль алды.

Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте

67нче Халыкара математика олимпиадасы Шанхайда 10 июльдән бирле узды. Ярышларга биш континентның 100дән артык иленнән катнашучылар җыелды. Интеллектуаль ярыш һәрберсендә өчәр мәсьәлә булган ике турны үз эченә алда. Сораулар математиканың төрле өлкәләренә, беренче чиратта – геометрия, саннар теориясе, алгебра һәм комбинаторикага кагылды.

Петербургның 239нчы Президент физика-математика лицееның тренерлар штабы башлыгы һәм «Математик белем бирүне үстерү үзәге» өстәмә белем бирү ресурс үзәге җитәкчесе Кирилл Сухов билгеләп үткәнчә, 2026 елда РФ җыелмасы биш еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр көндезге этапларда чикләүләрсез катнашты һәм өченче команда урынын яулады. 2025 елда җыелма команда шулай ук алты бүләккә (биш алтын һәм бер көмеш) лаек булган иде.

Максим Большаков узган ел Тайюань шәһәрендә математика буенча Кытай милли Олимпиадасында - алтын, ә быел кышын Бухарестта математика буенча 17нче Халыкара олимпиадада (Romanian Master of Mathematics) көмеш медаль яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot