Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан орнитологы челән, сыерчык һәм акчарлакларның кайтуы турында хәбәр итте
Быел Татарстанда кошларның язгы миграциясе графиктан алда башланды. Барысына да узган елның сценариен кабатлаган җылы март сәбәпче. «Русский сокол» президенты, «ПЖКХ» идарәче компаниясе инженер-орнитологы, биология фәннәре докторы Илдар Еналиев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Узган елдагы кебек үк, яз иртә булу сәбәпле, 8-9 мартта көньяктан беренче булып каргалар кайтты. Минем мәгълүматлар буенча, алар уртача статистик сроклардан бер атнага иртәрәк килде», – дип хәбәр итте орнитолог.
Каргалар артыннан республикага башка күчмә кошлар да кайтты, алар, гадәттә, соңгарак кала иде. Март ахырында Казан тирәсендә челәннәр дә күренде.
«Соңрак кайтучы башка кошларны да күрергә мөмкин. Соры челәнне мин беренче тапкыр март ахырында күзәттем. Шулай ук сыерчыклар, акчарлаклар да килде. Быелгы язда кошлар безнең төбәккә оя корырга якынча атна-ун көн алдан кайта», - диде Еналиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз