news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан орнитологы чыпчыклар һәм сыерчыкларның нинди файда китерүе турында сөйләде

Сыерчыклар һәм чыпчыклар әйләнә-тирә мохиткә һәм кешеләргә зур файда китерә. Беренчеләре агач яфракларын ашаучы ефәк күбәләгенең кортларын юк итә, ә икенчеләре – бакча санитарлары. КФУның биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Илгизәр Рәхимов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Чыпчыклар, бөҗәкләрне юк итүдән тыш, бик күп күләмдә кирәксез чүп үләннәре (алабута, бәпкә үләне, йонча) орлыкларын ашый», - дип сөйләде ул.

Соңгы елларда Казанда чыпчыклар саны кими һәм бу орнитологларны борчый иде.

«Аларның саны азайса да, хәзер чыпчыкларның саны акрынлап арта башлады. Бу - уңай факт. Алар әлегә аз, шәһәр читендә берничә йөздән дә артык түгел. Халкы миллионнан артып киткән шәһәр өчен бу, әлбәттә, бик аз, чынлыкта алар йөзләрчә мең булырга тиеш», - диде Илгизәр Рәхимов.

news_right_1
news_right_2
news_bot