news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан марафоны-2026: Ярышлар программасы һәм төп стартлар

Казан марафоны-2026: Ярышлар программасы һәм төп стартлар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Татарстан башкаласында 2015 елда яңадан үткәрелә башлаганнан соң уналтынчы Казан марафоны старт ала. Ярышлар 1 майдан 3 майга кадәр узачак.

Быел марафон Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 45 меңгә якын катнашучыны җыяр дип көтелә. Ярышларның маршруты, гадәттәгечә, Казан Кремле территориясен, Казансу елгасы яр буен һәм Миллениум күперен колачлап, шәһәрнең үзәк өлеше аша узачак. Чара программасы өч көнгә бүленгән һәм төрле категориядәге атлетлар өчен төрле озынлыктагы дистанцияләрне үз эченә ала.

Спорт чаралары 1 майда Үзәк стадионда балалар стартыннан башлана. Бу көнне 3 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар өчен TIMERBABY һәм TIMERKIDS серияләрендә ярышлар узачак, шулай ук «Үзенчәлекле балалар» махсуслаштырылган узышы да оештырыла.

Шимбә, 2 майда, программа 10 чакрымга йөгерү белән дәвам итәчәк, ул 8:00 сәгатьтә башлана. Әлеге дисциплинада шул исәптән терәк-хәрәкәт аппараты зыян күргән спортчылар да катнаша. Соңрак, 11:00 һәм 12:20 сәгатьтә, 3 чакрымлы дистанциядә ике дулкын стартлары узачак. Шимбәнең кичке программасы Милләтләр парады һәм концерт белән тәмамлана, концерт 19:00 сәгатькә планлаштырылган. Программаның хедлайнеры - «Авария» поп-төркеме.

Ярышларның финал көне, 3 май, төп дистанцияләргә бүленгән: марафон (42,2 чакрым) һәм ярыммарафон (21,1 чакрым). Гомуми старт, элиталы төркемнәрне һәм Россия чемпионатында катнашучыларны да кертеп, 8:00 сәгатькә планлаштырылган. Абсолют беренчелектә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ярыммарафон дистанциясе өчен - 9:30 сәгатьтә, классик марафон өчен 11:00 сәгатьтә башлана. Марафон барышында Үзәк стадион манежында махсуслаштырылган күргәзмә һәм старт шәһәрчеге инфраструктурасы эшләячәк.

Ярышларның йомгаклау көнендә марафон буенча Россия чемпионаты узачак. Марафон трансляциясен «Матч ТВ» федераль телеканалы эфирында күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot