news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан имамы мөселман хатын-кызларына нинди төстәге кием кияргә ярамавын аңлатты

Казан имамы мөселман хатын-кызларына нинди төстәге кием кияргә ярамавын аңлатты
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Мөселман хатын-кызларына кызыл төстәге кием кимәскә кирәк, чөнки ул игътибарны җәлеп итә. Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Хатын-кызга килгәндә, аның киеме игътибарны җәлеп итмәскә тиеш. Пәйгамбәребез хатын-кызларга кызыл төстәге кием киюне тыйган. Кызыл төс шунда ук сизелә, барысы да аңа игътибар итә. Ә мөселман кызларының киеме аның силуэтына, киеменең төсенә беркемнең дә күзе төшми торган булырга тиеш», - диде Хәйруллин.

Ир-атлар турында сөйләгәндә, имам бу очракта тыелган төсләр юк, диде. Ләкин ул Пәйгамбәребезнең ак, кара һәм яшел төстәге кием кияргә яратуын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot