news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның IX сыйныф укучысы Ташкентта узган математика буенча олимпиадада җиңү яулады

2нче интернат-лицейның IX сыйныф укучысы Мөхәммәднәби Ашуров Ташкентта узган математика һәм информатика буенча Әл-Харәзми исемендәге IV Халыкара олимпиадада җиңү яулады, дип хәбәр ителә Казан шәһәренең рәсми порталында. Интеллектуаль ярышларда 25тән артык илдән, шул исәптән Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Монголия һәм Румыниядән 219 укучы катнашкан.

Олимпиада ике юнәлеш буенча (математика һәм информатика) узган. Катнашучыларга дәлилләр белән 8 олимпиада мәсьәләсен чишәргә һәм автоматик тикшерү белән программалаштыру буенча 6 биремне үтәргә кирәк булган.

15 яшьлек Мөхәммәднәби Ашуров Казанны лаеклы тәкъдим итте: ул математика буенча биремнәрне бик яхшы үтәде һәм информатика буенча призер булды. Мәгариф идарәсендә билгеләп үтүләренчә, укучының югары уңышы – тырыш хезмәт, педагоглар һәм остазларының ярдәме нәтиҗәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot