news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан циркы Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Будапештта «Мирас» спектаклен күрсәтте

Казан циркы Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Будапештта «Мирас» спектаклен күрсәтте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казан дәүләт циркы Венгрия башкаласы Будапештта «Мирас» татар милли спектакль-фэнтези премьерасын тәкъдим итте, дип хәбәр иттеләр циркның матбугат хезмәтендә. Спектакль тулы залда узды һәм соңгы дүрт елда Көнбатыш Европада Россия циркының беренче чыгышы булды.

Премьераны 20 илнең илчеләре, шул исәптән Россиянең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Евгений Станиславов та тамаша кылды. Спектакль венгр тамашачысы өчен җайлаштырылган: җырларның һәм артистлар әйткән репликаларның бер өлеше тәрҗемә ителгән. Финал җыры - «Туган як» - венгр телендә, ә Габдулла Тукай шигыренә язылган «Туган тел» татарча яңгырый.

Быел Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары гадәттәгедән иртәрәк башланды. Төп тантаналар алдыннан Яңа Кырлайда (анда шагыйрьнең балачак еллары узган) яңартылган Тукай музей комплексы ачылды. 25 апрельдә Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы бинасында Татарстан Рәисе татар иҗат җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

«Мирас» спектаклен Казан циркы 2025 елда куйды. Җәй көне ул - Казанда, ә көзен Минскига оештырылган гастрольләрдә аншлаг белән узды. Будапештта спектакль уртак халыкара проект буларак тәкъдим ителә: Казан һәм Будапешт цирклары артистлары манежда бергә эшли. Будапештның башкала циркында «Мирас» спектакле 2026 елның сентябрь ахырына кадәр күрсәтеләчәк.

Премьерага ватандашларыбыз - Будапештта яшәүче татарлар да килгән иде. Залдагы Татарстан флагы бердәмлек һәм мәдәнияткә мәхәббәт символына әверелде.

Видео: Казан дәүләт циркы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot