news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Ярдәм» бульвары илкүләм һәм халыкара бәйгеләрдә билгеләп үтелде

Казанның «Ярдәм» бульвары илкүләм һәм халыкара бәйгеләрдә билгеләп үтелде
Фото: ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте

Казанның «Ярдәм» бульвары ландшафт архитектурасы һәм шәһәрне төзекләндерү өлкәсендә ике һөнәри бәйгенең призеры булды. Бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗтимагый киңлек «Социаль әһәмияткә ия иң яхшы гамәлгә ашырылган ландшафт архитектурасы объекты» номинациясендә XVII АЛАРОС Илкүләм премиясендә көмеш дипломга лаек булды. Моннан тыш, бульвар БДБ шәһәрләренең XIX «Яшисе килә торган шәһәр» Халыкара шәһәр практикалары смотр-бәйгесендә җиңүчеләр исемлегенә керде һәм «Иҗтимагый киңлекләр булдырган өчен» дипломын алды.

Жюри проектка сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тулысынча җайлаштырылган Россиядәге беренче бульвар буларак бәя бирде. Аны булдырганда булачак кунакларның тәкъдимнәре исәпкә алынган: киңлекне әзерләүгә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятен, «Ярдәм» фондын һәм район халкын җәлеп иткәннәр.

Быел АЛАРОС Илкүләм премиясенә Россиянең 19 төбәгеннән 150 проект дәгъва кылган. Катнашучылар арасында Санкт-Петербург, Владивосток һәм Якутскидан җибәрелгән эшләр дә булган. Җиңүчеләрне илнең әйдәп баручы ландшафт архитекторлары җитәкчелегендә жюриның дүрт комитеты билгеләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot