Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан ир-атлары кыйммәтле бүләкләрне татулашуның иң яхшы ысулы дип саный
Казанда яшәүче ир-атларның 58 проценты кыйммәтле бүләк яраткан кеше белән ачуланышканнан соң татулашырга ярдәм итә дип саный, диелә CDEK.Shopping һәм «Мамба» кушымтасының уртак тикшеренүендә.
Ир-атлар бүләк иткән иң кыйммәтле әйберләр – зәркән бизәнгечләр (38 процент), хушбуйлар (18 процент), брендлы кием (6 процент) һәм машина (4 процент). Респондентлар күбесенчә елына берничә тапкыр ачуланыша (ир-атлар – 35 процент, хатын-кызлар – 21 процент), сораштыруда катнашканнрның 24 проценты (ир-атлар һәм хатын-кызлар) бөтенләй ачуланышмавын белдергән.
Беренче булып ир-атлар татулаша (84 процент), күпчелектә очракта сүз белән гафу үтенәләр (79 процент). 26 проценты – чәчәк бүләк итә, 10 проценты – кичке аш әзерли, бары тик 8 проценты гына кыйммәтле бүләкләр сайлый. Брендлар арасында Dior (17 процент), Louis Vuitton (14 процент) һәм Chanel (13 процент) алдынгылыкны бирми.
Хатын-кызлар ачуланышканнан соң уртак сәяхәтне (31 процент) һәм автомобильне (28 процент) иң теләгән бүләкләр дип атаган. Ир-атларның яртысы диярлек (47 процент) кыйммәтле әйберләрне - бер сәбәпсез, 20 проценты – үзен гаепле тойганда бүләк итә.
Хатын-кызларның 49 проценты кыйммәтле бүләк аларга татулашырга ярдәм иткәнен таныган, ир-атлар арасында бу күрсәткеч югарырак – 58 процент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз