news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казаноргсинтез»ның хезмәтне саклау тәҗрибәсе башка компанияләрдә дә кулланылачак

«Казаноргсинтез» базасында Татарстан компанияләре белән хезмәтне саклау темасына зур методик киңәшмә үткәрү планлаштырыла. Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Без «Казаноргсинтез»ның тәҗрибәсен башка предприятиеләрдә дә кулланырга телибез. Бу җитештерүчеләребезнең кадрлар хезмәтләрен бүгенге шартларда хезмәткәрләр белән дөрес эшләргә өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк», – диде ведомство җитәкчесе.

Зарипова сүзләренчә, һәркем көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта нишләргә кирәк икәнен белергә тиеш. Бу бигрәк тә яшь белгечләргә кагыла, дип басым ясады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot