news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

"Казаньоргсинтез" производствосын үстерә

"Казаньоргсинтез" производствосын үстерә

(Казан, 7 апрель, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). 2005 елда "Казаньоргсинтез" ААҖ производствоны һәм продукция сатуны узган елгы күрсәткечне дүрттән бер өлешкә кадәр арттырырга планлаштыра, ул 14,468 миллиард сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә компаниянең матбугат үзәге. Полиэтилен торбаларны чыгару 3 процентка арттыру карала, фенол һәм ацетонны - 7 процентка.

2004 ел йомгаклары буенча, предприятие производствоны 35,1 процентка арттырган - 11,8 миллиард сумга кадәр. Баланс кереме ике тапкырдан артыкка арткан һәм 2,7 миллиард сум тәшкил иткән. Узган ел салым һәм бюджетка күчерелгән акча 75,3 процентка артып, 1,84 миллиард сум булган. Сәнәгать-производство персоналының уртача хезмәт хакы 40 процентка диярлек артып, 12180 сумга җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100