news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Казаноргсинтез" һәм Univation Technologies стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Univation Technologies белән лицензион килешү нигезендә катализаторлар җитештерү үсешен арттыру да каралган.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). "Казаноргсинтез" һәм Univation Technologies" компанияләре Техас штатының Хьюстон дигән иң зур шәһәрендә стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның АКШдагы эшлекле сәфәре кысаларында ирешелде, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.

Имзаланган документ буенча Казанда түбән басымлы полиэтилен җитештереләчәк. Шулай ук Univation Technologies белән лицензион килешү нигезендә катализаторлар җитештерү үсешен арттыру да каралган.

Univation Technologies компаниясе полиэтилен җитештерү технологияләрен лицензияләү өлкәсендә дөнья лидеры булып тора. Төп лицензияләнүче технология булып UNIPOL™ PE тора. Аның буенча барлык дөнья буенча 33 проценты эшләнмә җитештерелә.

Полиэтилен җитештерүнең лицензияләү технологиясеннән тыш, Univation Technologies компаниясе катализаторлар ясый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot