news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казаночка» «Ладога» белән беренче матчта оттырды

Бүген командалар янә очраша

  (Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Кичә Россия чемпионатының өй матчында суперлига командалары арасында «Казаночка» баскетболчылары Санкт-Петербургның «Ладога» командасына оттырды.
Казан баскетболчылары үз мәйданнарында 62:70 исәбе белән җиңелде. Казанлылар арасында Мария Никитина 12 очко җыеп нәтиҗәле уен күрсәтте.
Бүген командалар янә очраша.
«Казаночка» (Казан) – «Ладога» (Санкт-Петербург) – 62:70 (20:15, 17:22, 13:18, 12:15).

news_right_1
news_right_2
news_bot