news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Казаночка" баскетбол клубы Виктория Соловьева белән килешү төзеде

Яшьләр арасында Европа чемпионаты призеры булып танылган уенчының Казан командасына күпме вакытка килүе әйтелми.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Казанның "Казаночка" баскетбол клубы Виктория Соловьева белән килешү төзеде. Бу хакта клубның рәсми сайты хәбәр итте. 2011 елда яшьләр арасында Европа чемпионатында Россия җыелмасы составында көмеш медаль яулаган, буй озынлыгы 186 сантиметрлы уенчының Казан командасына күпме вакытка килүе әйтелми.

Мәскәүнең "Тринта" баскетбол мәктәбендә тәрбияләнгән Виктория Соловьева узган сезонда башкаланың "Динамо" командасы өчен чыгыш ясады. Гомумән алганда, 26 яшьлек баскетболчы карьерасының күп өлешен Мәскәү командаларында уздырды. Бары тик 2012-2013 елгы сезонда гына Вологда шәһәренең "Вологда-Чеваката" командасында чыгыш ясады.

"Казаночка" баскетбол клубы яңа сезон алдыннан трансфер базарында актив эш алып бара. Әле күптән түгел генә командага яңа баш тренер – Дмитрий Донсков билгеләнде. Клуб уенчылар – Елена Вучетич, Диана Сазонова һәм Александра Столяр белән килешүләрне озайтты. Алардан тыш Казан клубы белән "Вологда-Чеваката" командасының экс-капитаны Елена Ворожцова белән Казанда туып-үскән Евгения Финогентова да килешү төзеде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100