news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казаночка» баш тренерны отставкага җибәрде

Казан командасы уенчыларына, яңа баш тренер итеп, 59 яшьлек Владимир Колосков тәкъдим ителгән

  (Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). «Казаночка» командасы күп еллар дәвамында баш тренер булып эшләгән Дмитрий Шувагинны отставкага җибәрде. Бу хакта “Татар-информ” МА на Казан баскетбол командасы матбугат хезмәтендә белдерделәр.

“Агымдагы сезонда нәтиҗәләр канәгатьсезлек уяту сәбәпле, клуб җитәкчелеге Дмитрий Шувагин белән хезмәттәшлекне өзәргә һәм баш тренер вазыйфасына Владимир Колосковны чакырырга карар итте”, - дип белдерелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Суперлига командалары арасында, Россия чемпионатында Шувагин җитәкчелегендәге команда 18 матчның унысын отты һәм хәзер турнир таблицасында 5 урынны били.

Дмитрий Шувагин Казан командасын 1984 елдан бирле җитәкләде. 30 ел дәвамында хатын-кызлар коллективы «Технология университеты», «Энҗе», «Нур», «Каз-УОР» исемнәре белән чыгыш ясады, ә 2010/11 елларда - «Казаночка» исеме астында. 2012 елда Казан баскетболчылары Суперлига чемпионатында җиңү яуладылар, 2013 елда – көмеш медаль ияләре, узган сезонда бронзалы булдылар.

Казан командасы уенчыларына, яңа баш тренер итеп, 59 яшьлек Владимир Колосков тәкъдим ителгән.

«Казаночка» яңа баш тренер җитәкчелегендә беренче матчларын 14-15 гыйнварда үткәрәчәк. Казан баскетболчылары үз мәйданчыкларында Самараның “Политех” командасы белән уйный. Матч 18.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot