news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннының 1 нче тикшерү изоляторы ике гасырлык юбилеен бәйрәм итә

Казаннының 1 нче тикшерү изоляторы ике гасырлык юбилеен бәйрәм итә

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген «Ак Барс» спорт-мәдәният үзәгендә Казандагы 1 нче тикшерү изоляторының 200 еллыгына багышланган тантана узды. Коллективны юбилее белән котларга ТР эчке эшләр министрының беренче урынбасары Ренат Тимерҗанов, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин, ТР Прокуроры Кәфил Әмиров, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Рафис Борһанов һ.б. килгән иде.

Бүгенге көндә Россиядә тикшерү изоляторларының саны 9 дистәгә якын булса, шуларның унбише чал тарихлы. Мәскәүдәге Бутырка, Матросская тишина, Минзәләдәге 4 нче, Казандагы 1 нче изоляторлар шулар рәтендә.

Бүгенге кичәдә Казан изоляторының тарихы барлап үтелде. Казан губернасының төрмә замогы буларак төзелгән бу учреждение үз диварларында Россия тарихын саклый. Әби патша, Александр I, Николай II идарә иткән дәверләрнең, революция давылларының, шәхес культы, торгынлык, үзгәртеп кору елларының хәтирәләрен саклый ул. 1921 елда бу төрмә замогы Мәскәү буйсынуына – Дәүләт куркынычсызлыгы буенча Баш идарә карамагына күчә. 1937-38 елларда биредә «халык дошманнары» ярлыгы тагылган сәяси тоткыннар утырган. Бөек Ватан сугышы елларында Себергә озатылучы тоткыннар Казан төрмә замогы аша узган. 1947 елдан гына учреждение ТАССР Эчке эшләр министрлыгы карамагына тапшырыла. Казан тикшерү изоляторы буларак ул 1964 елдан аталып йөртелә. 1970 нче еллардан башлап 1 нче изолятор биредә Казандагы оешкан җинаятьчел төркемнәр әгъзаларын кабул итә. Биредә «Тяп-ляп», «Һади Такташ», «Жилка», «29 нчы комплекс» әгъзалары хөкем карарын көткән. Хәзер Чаллыдагы 48 нче комплекс төркеме әгъзалары җәза көтеп утыра.

Тарихи чорлар үзгәрсә дә, изолятор хезмәткәрләренең вазифалары үзгәрешсез кала. Алар бүгенге көндә дә дәүләт иминлеге өчен тугры хезмәт итә. Коллективка хәзер 2001 елдан бирле Сергей Богданов җитәкчелек итә. Аны хезмәттәшләре тәҗрибәле һәм таләпчән җитәкче буларак бәяли.

«Җәмгыятьне закон чиген бозучылардан саклаучыларның эш нәтиҗәлелеге, бу коллективның ни дәрәҗәдә тупланып эшләвеннән тора». Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин аларның эшчәнлеген кыскача әнә шулай бәяләде. Ул республиканың җинаять-башкару системасы хезмәткәрләре исеменнән Казанның беренче изоляторы хезмәткәрләрен юбилей белән котлап, аларга авыр эшләрендә зур уңышлар теләде, коллективка Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча Баш идарәсенең Мактау Грамотасын тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot