news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Зур Крыловка урамында 81 яңа парковка урыны барлыкка килде

Казанның Зур Крыловка урамында 81 яңа парковка урыны барлыкка килде
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Казанда Зур Крыловка урамында транспорт урнаштыру өчен 81 өстәмә урын оештырылды. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Шәһәр башкарма комитеты реестрга үзгәрешләр керткәннән соң, Татарстан башкаласында муниципаль парковка урыннарының гомуми саны 14 489дан 14 570кә кадәр артты.

Машина кую өчен яңа мәйданчыклар урамның җөп ягындагы юлда урнашкан. Парковка зонасы Аркылы Базар урамы белән киселештән алып Коммунаров урамы белән киселешкә кадәрге участокны үз эченә ала. Территориядә бер сәгать парковка бәясе – 30 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot