news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Зур Аккош күлендә 9 яшьлек бала батып үлгән

Бүген Казанның Зур Аккош күлендә 9 яшьлек бала батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләделәр.

Хәлне ачыклау өчен вакыйга урынына Казан шәһәренең Киров районы прокуроры Алмаз Сөләйманов килгән.

Ачыкланганча, бала пляжга әнисе белән килгән. Хатын баласын өлкән балалары белән калдырган. Ниндидер мизгелдә балалар аны күздән югалта һәм коткаручыларга мөрәҗәгать итә. Баланы 2 метр тирәнлектә табалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot