Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның зооботаника бакчасында зур бәйрәм үткәрелә
16 августта Казан зооботаника бакчасының яңа «Замбези елгасы» территориясендә беренче тапкыр Бөтендөнья филләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зооботаника бакчасында яшәүче өч фил: ата Филимон, быел июнь аенда Лаостан Казанга кайтартылган Шикәр һәм Уңыш кушаматлы ана хайваннар бәйрәмнең төп бизәкләре булачак. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: бу көнне дүрт яшьлек Шикәр һәм биш яшьлек Уңыш бәйрәмгә килүчеләр белән тәүге тапкыр очраша.
Программага филләр турында лекцияләр, квизлар, тематик экскурсияләр, иҗади остаханәләр, интерактив «Кипер» станциясе» мәйданчыгы, музыкаль чыгышлар, әдәби тукталышлар кертелгән. Кунакларга шулай ук үләннәрдән келәмнәр үрү, күннән фил рәвешендәге брелоклар ясау остаханәсе әзерләнә. Балалар исә махсус актив чараларда катнаша ала.
Бәйрәм 13:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр үткәрелә, анда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз