news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Зәйни Солтан скверында 17 июньнән ачык һавада кино күрсәтә башлыйлар

Казанда, Зәйни Солтан скверында, «Иске Татар бистәсендә гаилә киноканикуллары» проекты кысаларында җәй көне ачык һавада кино күрсәтүләр оештырыла. Бу хакта «Татаркино» сайтында хәбәр ителә.

Сессияләр 17 июньдә башланачак һәм җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк. Һәр шимбә монда төрле темаларга нәфис һәм мультипликацион фильмнар карап булачак. Дуслык, маҗаралар, Ватан, сугыш турында 11 кинокартина әзерләнгән.

Беренче ике айда кино 21 сәгатьтә, август аенда 20 сәгатьтә башлана. Ачылыш көнендә Казан кешеләренә һәм башкала кунакларына «Иван Семенов: Школьный переполох» дигән гаилә комедиясе тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot