Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Юдино станциясендә йөк поезды рельслардан чыккан
Казанның Юдино станциясендә йөк поезды рельслардан чыккан. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йөк поездының дүрт вагоны рельслардан чыккан. Зыян күрүчеләр юк. Урында торгызу эшләре алып барыла, пассажир поездлары хәрәкәте өзелмәгән. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Урынга Татарстан транспорт прокуроры ярдәмчесе килгән. Прокуратура тимер юл транспорты хәрәкәте һәм эксплуатациясе куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерә.
Видео: Идел бу транспорт прокуратурасы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз