news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Юдино бистәсендә мунча, гараж һәм шәхси йорт янган

Социаль челтәрләрдә Казанның Юдино бистәсендә зур янгын булуы турында видео чыкты. Видеода күренгәнчә, янгын йортны һәм янындагы корылмалары камап алган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын Софийская урамында булган. Шәхси йортның түбәсе, мунча һәм гараж янган.

Янгында имгәнүчеләр юк. Якынча мәгълүматлар буенча, мичне кую һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәп булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100