news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Юдино бистәсендә бер ир-ат бишенче кат тәрәзәсеннән кыз баланы ыргыткан

Бүген Казанның Юдино бистәсендә ир-ат бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән 2 яшьлек кызны ыргыткан. Бу хакта «Татар-информ»га гадәттән тыш хәлнең шаһитлары хәбәр итте. Беренчел мәгълүматлар буенча, кызны үтеп баручы тотып алган.

Шаһитлар әйтүенчә, ир-атка фатирда янгын чыккан кебек тоелган. Нәтиҗәдә, ул үз балаларын коткарырга карар итә. Ир-атны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot