Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның яшүсмерләр клубларында Габдулла Тукайга 140 яшь тулу уңаеннан чаралар оештыралар
25 апрельдә Казанның яшүсмерләр клубларында Габдулла Тукайга 140 яшь тулу уңаеннан гаилә чаралары уза. Казанлылар милли ризыкның рәсемен төшерә, шагыйрьнең әкият геройларыннан курчак бәйли, шигырьләр язылган чынаяклар аслыгы ясый ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Иволга» клубында 10:00 сәгатьтә милли татар ризыгының рәсемен ясау мастер-классы була. «Арабеска» клубында 10:30 да катнашучылар ультрафиолет сумаладан һәм ялтырап торучы буяулардан значоклар әзерләячәк.
11:00 сәгатьтә берьюлы берничә яшьләр клубында иҗади мастер-класслар уза. «Вертолет» клубына шәһәрлеләрне Габдулла Тукай әкиятләре буенча котлау хатлары әзерләргә чакыралар. «Феникс» клубында катнашучыларны шагыйрьнең әкият геройларыннан курчак бәйләргә көтәләр. «Олимпиец» клубында бәрхет кәгазьдән 3D форматтагы күбәләк ясарга була. Моннан тыш, яшүсмерләр «Импульс» клубында Габдулла Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр төшерәчәк.
12:00 сәгатьтә «Ника» клубында катнашучылар «Татар орнаменты» тематик мастер-класста фетр тукымадан значоклар тегәчәк.
Программа 14:00 сәгатьтә җиде яшүсмерләр клубында дәвам итәчәк. «Свои» клубында казанлылар брелок өчен бизәкле асма әзерләячәк. Романтик» клубына яшьләрне шагыйрьнең әкиятләре эчтәлеге буенча телефонга кызыклы беркетмәләр ясарга чакыралар. Заманча бию дәресе «Юни» клубында узачак. «Җәлил» клубында «Татар әкиятенең рәсемен ясыйбыз» мастер-классы була. «Лимонад» клубында катнашучылар шоппер-букчаны милли орнамент белән бизәячәк. «Витамин» клубына шәһәрлеләрне татар халык биюе хәрәкәтләрен өйрәнергә чакыралар.
15:00 сәгатьтә Габдулла Тукайның шигырьләре язылган чынаяк аслыгы ясарга «Ника» клубына барырга, ә «Зенит» клубында «Шүрәле» әкияте буенча умырзая чәчәге төрендә брошка ясарга була. Чаралар программасын «Модуль» клубында туфраклы киндердә татар орнаментлары белән бизәкле панно эшләү мастер-классы йомгаклый.
Барлык чараларга да алдан теркәлү таләп ителә.
Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәрендә барлык яшүсмерләр клублары өчен podrostok.tatar интернет порталы ачтылар. Хәзер яшүсмерләр һәм балалар өчен түгәрәкләр, чаралар һәм мастер-класслар турында мәгълүматны бер сайтта табарга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз