Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның яшүсмерләр клубларында цифрлы куркынычсызлык буенча очрашулар дәвам итә
Казанда 13–16 октябрь көннәрендә яшүсмерләр клубларында очрашулар уза. Анда катнашучылар ясалма ялганнарны ничек танырга, кеше күңеле белән уйнауларга ничек каршы торырга һәм җимергеч оешмалар йогынтысына эләкмәү юлларын сөйләшәчәк.
Очрашуларны «Татарстан яшьләре» оешмасы рәисе Әдилә Фәттахова үткәрәчәк, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесендә.
Җомга көнне, 16 октябрьдә, 15:30 сәгатьтә «Җәлил» клубында (Ә. Хәйруллин урамы, 5 нче йорт) «Җәлеп итүнең эчке асылы: җимергеч оешмаларның кеше аулау ысуллары» («Анатомия вербовки: технологии рекрутинга в деструктивные организации») дигән очрашу була. Катнашучылар кешеләрне мондый оешмаларга җәлеп итү өчен кулланыла торган алымнар белән танышачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз