news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай мастер-класслар узачак

Бу атнада Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай мастер-класслар оештырыла. Яшь казанлылар UNO өстәл уенын уйнаячак, бию дәресендә катнашачак, үз-үзеңне саклау күнекмәләрен үзләштерәчәк, рәсем ясарга һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнәчәк.

Бүген, 4 июньдә, 14:00 сәгатьтә яшьләрне «Энергетик» яшүсмерләр клубына (Гудованцев ур., 45а) UNO өстәл уенын уйнарга чакыралар. Катнашу өчен +7(917)875-57-14 телефоны буенча теркәлергә кирәк. Соңрак, 15:00 сәгатьтә, «Кояш нуры» клубында (Зәкиев ур., 25а) хип-хоп буенча мастер-класс уздырачаклар. 18:00 сәгатьтә «Двор» гаилә клубында (Восстание ур., 40) үз-үзеңне саклау дәресе узачак.

Җомга көнне, 5 июньдә, яшь шәһәрлеләрне 15:00 сәгатьтә «Лимонад» яшьләр клубына (Латыш Укчылары ур., 25) рәсем ясау буенча мастер-класска чакыралар. Катнашу өчен +7(843)298-59-95 телефоны аша теркәлергә кирәк. 15:30 да яшүсмерләр «Лазер» клубында (3 нче Кленовая ур., 23А) җыр белән шөгыльләнә алачак. Әвәләп ясау мастер-классы «Импульс» яшүсмерләр клубында (Айрат Арсланов ур., 11) 17:00 сәгатьтә узачак. Шул ук вакытта «Олимпиец» клубында (Минусинск ур., 1к2) җәйге бизәкләр ясау буенча дәрес оештыралар.

Шимбә көнне, 6 июньдә, 13:00 сәгатьтә «Свои» яшүсмерләр клубында (Степан Халтурин ур., 11/10) яшьләрне аквагрим төшерергә өйрәтәчәкләр, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесендә.Исегезгә төшерәбез, «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең рәсми порталы барлыкка килде, анда барлык клублар һәм үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат табарга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot