Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай мастер-класслар оештырыла
Казанның яшьләр клубларында бу атнада бушлай чаралар уздырылачак. Казанлыларга мафия уйнарга, бизәнгеч сала торган кечкенә букча тегәргә, бокс белән шөгыльләнергә, йога һәм пилатес буенча мастер-классларга килергә тәкъдим итәләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген, 27 майда, 15:00 сәгатьтә «Лимонад» клубында (Латыш Укчылары ур., 25) бокс белән шөгыльләнергә чакыралар. Катнашу өчен +7(843)298-59-95 телефоны буенча теркәлергә кирәк.
Пәнҗешәмбе көнне, 28 майда, 16:00 да казанлыларны «Остаз» яшүсмерләр клубына (Химиклар ур., 19) бизәнгечләр җыеп куя торган кечкенә букча тегү мастер-классына көтәләр. 19:00 да «Алга» клубында (Хөсәен Мәүлитов ур., 21) мафия уены узачак. Катнашу өчен +7(843)598-04-77 телефоны аша язылырга кирәк.
Җомга көнне, 29 майда, шәһәр яшьләрен бай программа көтә. 13:00 тә «Пазлы» клубында йога буенча мастер-класс булачак (Җиңү пр., 62к2). Оештыручылар алдан ук +7(843)268-84-82 телефоны буенча теркәлүегезне сорый. 16:00 да «Зенит» клубында (Карбышев ур., 33) мәктәп каникуллары башлануга багышланган зур уеннар үткәрәчәкләр. Катнашу өчен +7(843)590-05-14 телефоны аша язылырга кирәк. Кич белән, 17:00 сәгатьтә, казанлыларны ыргак белән чокер дип аталган муенса бәйләү буенча мастер-класска чакыралар. Дәрес «Алтын кул» яшүсмерләр клубында (Гарифьянов ур., 34) узачак. Катнашу өчен +7(927)036-66-96 телефоны буенча теркәлергә кирәк. Көннең соңгы вакыйгасы 19:00 сәгатьтә «Авангард» клубында (Ломжа ур., 15) пилатес буенча мастер-класс булачак.
Шимбә көнне, 30 майда, казанлыларны декоратив җөй ясау буенча мастер-классларда көтәчәкләр. Дәрес 15:00 сәгатьтә «Борыч» клубында башлана (Ямашев пр., 54/3), дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесендә.
Исегезгә төшерәбез, «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең рәсми порталы бар, анда барлык клублар турында белешмә һәм үткәрелә торган чаралар турында тулы мәгълүматны белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз