news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар узачак

Казанда бу атнада яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар оештырыла. Шәһәр кешеләрен ромашка ясарга, этник бәрмә уен коралларында уйнарга өйрәнергә, күкрәк билгеләренә бизәк төшерергә, күбәләк ясарга, гитарага ияреп җырларга, йога белән шөгыльләнергә һәм башка бик күп остаханәләргә чакыралар, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесендә.

Бүген, 7 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган ромашка ясау буенча остаханә эшләячәк. Аны 17:00 сәгатьтә «Алтын кул» яшүсмерләр клубында (Гарифьянов ур., 34) үткәрәчәкләр. Катнашу өчен +7(927)036-66-96 телефоны буенча теркәлергә кирәк. 19:00 да «Модуль» клубында (Комиссар Габишев ур., 14а) шәһәрлеләрне этник бәрмә уен коралларында уйнарга өйрәтәчәкләр.

Иртәгә, 8 июльдә, «Романтик» яшүсмерләр клубында (Химиклар ур., 35) 14:00 сәгатьтә күкрәк билгесенә бизәк төшерү буенча мастер-класс узачак. 15:00 сәгатьтә «Алтын кул» яшүсмерләр клубында (Гарифьянов ур., 34) күбәләк ясарга була. Катнашу өчен +7(927)036-66-96 телефоны буенча теркәлергә кирәк. «Импульс» яшьләр клубына (Айрат Арсланов ур., 11) 16:30 сәгатьтә гитарага ияреп җырлар башкарырга гаилә кичәсенә чакыралар. 18:00 дә «Лазер» клубында (3-я Кленовая ур., 23А) йога белән шөгыльләнергә мөмкин булачак.

Пәнҗешәмбе көнне, 9 июльдә, 13:00 сәгатьтә «Яратам» яшүсмерләр клубында (Короленко ур., 11а) асфальтта рәсем ясау бәйгесе үткәреләчәк. 16:00 да шәһәрлеләрне «Остаз» клубында (Химиклар ур., 19) көтеп калалар, анда теләүчеләр үз куллары белән шоппер (букча) тегәчәк.

Шимбә көнне, 11 июльдә, 15:00 сәгатьтә «Лазер» яшүсмерләр клубында (3 нче Кленовая ур., 23А) өстәл теннисы буенча парлы турнир узачак.

Исегезгә төшерәбез, «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең рәсми порталы бар. Анда шәһәрнең барлык клублары турында белешмә һәм аларда оештырыла торган чаралар турында мәгълүмат табарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot