Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар оештыралар
Бу атнада Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар узачак. Яшь казанлыларны очкыч өлгесе төзү, армрестлинг буенча мастер-классларда катнашырга һәм өстәл уеннары уйнарга чакыралар, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Бүген, 16 июльдә, «Икар» клубында күн беләзек ясау буенча мастер-класс узачак. Үз сурәтләрен заманча аксессуар белән тулыландырырга теләүчеләрне 14:00 сәгатьтә Рәхимов урамындагы 23 йорт адресы буенча көтәчәкләр. Шул ук көнне 14:00 сәгатьтә «Ника» яшүсмерләр клубында (Восстание урамы, 59) асфальтта рәсемнәр конкурсы узачак.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен инклюзив мастер-класс 16 июльдә «Старт» яшьләр клубында узачак. Балаларны 17:00 гә Побежимов урамындагы 53 йорт адресы буенча чакыралар, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» МБУдә.
Җомга көнне, 18 июльдә, «Алтын кул» клубында (Гарифьянов урамы, 34) яшь казанлылар гравюра техникасында рәсем ясау буенча мастер-класста үзләре өчен гадәти булмаган рәсем сәнгатен ача алачак. Башлана 12:00 дә.
Шул ук көнне «Лада» клубында өстәл уеннары кичәсе була. Гаврилов урамындагы 22 бина адресы буенча 17:00 сәгатьтә яшүсмер һәм балаларны дуслар белән күңелле итеп үткәрергә чакыралар. Көн «Юниор» клубында (Октябрь урамы, 38) армрестлинг буенча мастер-класс белән тәмамланачак. Егетләр үз көчләрен һәм чыдамлыгын 19:00 да тикшерә алачак.
Чаралар атнасы 19 июльдә «Цудзуки» яшүсмерләр клубында гаилә белән гамәли иҗат мастер-классы белән тәмамланачак. Балаларны әти-әниләре белән бергә 14:00 тә үз куллары белән гүзәл әйбер ясарга чакыралар. Чара Чуйков урамындагы 59а йорт адресы буенча узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз