news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның яшүсмерләр клублары «Елмай» паркында кызыклы программа тәкъдим итә

Якшәмбе көнне, 3 майда, Казанның яшүсмерләр клублары «Елмай» паркында Гаилә фестивалендә махсус программа тәкъдим итәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе хәбәр иткәнчә, чара кунаклары өчен 15:30 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр иң яхшы вокал һәм бию төркемнәре чыгышлары, каратистлар шоу программасы, Казан клублары белән танышу һәм крафт уеннары, партнерлардан бүләкләр уйнату һәм кояш баеганда диджей чыгышы әзерләнгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 1 майдан 3 майга кадәр «Елмай» балалар паркында Гаилә фестивале узачак, ул паркның җәйге чорда оештырылачак чаралар программасын ачып җибәрәчәк.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел «Яшүсмер» МБУ рәсми сайты барлыкка килде, анда мастер-классларга язылырга, вакыйгалар җәдвалы белән танышырга һәм проектның соңгы яңалыкларын белергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot