Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның яшьләр клубларында милли төсмерле иҗади остаханәләргә чакыралар
«Гаилә татар теле» проекты кысаларында «Кулга кул» яшь гаиләләр клубы иҗатка һәм татар телен өйрәнүгә багышланган остаханәләрне дәвам итә. Катнашучыларны милли бизәкләр төшерелгән эшләнмәләр ясау, татарча аралашу һәм гаилә мохитендә җылы итеп вакыт уздыру мөмкинлеге көтә.
20 ноябрьдә 18:30 сәгатьтә «Лада» клубында (Гаврилов урамы, 22) татар милли бизәге төшерелгән кәнсә савыты ясау буенча остаханә оештырыла.
21 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә «Лимонад» клубында (Латыш укчылары урамы, 25) «Лалә чәчәге» («Брошь-тюльпан») дип аталган гаилә осталык дәресе үткәрелә. Анда оештыручылар катнашучыларны түш бизәге ясарга өйрәтәчәк.
Шул ук көнне 14:30 сәгатьтә «Алга» клубында (Хөсәен Мәүлүтев урамы, 21) татар бизәкләре чигелгән китап кыстыргычы ясау буенча остаханәгә кушылырга була.
Чараларда катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз