news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның яшь җырчылары Россия күләмендәге «Иҗат чишмәләре» бәйгесенең финалына узды

Башкаланың «Хыял» һәм «Кудрены» триолары, шулай ук Казан кызы София Фадеева Россия күләмендәге «Иҗат чишмәләре.Балалар/Родники.Дети – 2026» бәйгесенең финалына узды. Әлеге иҗади проектның сәнгать җитәкчесе – Россиянең халык артисты Олег Газманов. Шәһәр халкын 31 май көнне онлайн рәвештә узачак тавыш бирү чарасында проектта катнашучыларга ярдәм итәргә чакыралар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә җиңү өчен 23 финалга узучы көч сынашачак. Алар арасында Татарстан башкаласының талантлы яшь җырчылары да бар.

«Иҗат чишмәләре.Балалар» проекты 2023 елда үткәрелә башлаган. Бу «Газманов-Родники» дип аталган бик зур музыка хәрәкәтенең бер өлеше. Ул – иҗади сәләтле балалар һәм балалар өчен җырлар иҗат итүче авторлар, һәвәскәрләр һәм профессионаллар, тыңлаучылар, көйләр иҗат итүчеләр өчен ачык мәйданчык. Проект катнашучыларга үзләрен танытырга, үз җырларын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.

Бу елгы Россия халыклары һәм бердәмлеге елына багышланган бәйгедә катнашу өчен илебезнең төрле почмакларыннан 2 меңнән артык гариза бирелгән. Конкурсантлар «Башкаручы», «Балалар өчен җырлар иҗат итүче» һәм «Балалар вокал-инструменталь ансамбле» дигән өч номинация буенча көч сынашкан.

Иҗади номерларны Россиянең халык артисты Олег Газманов, Россиянең атказанган артисты Зара, Россиянең атказанган артисты Сергей Войтенко, «Газманов-Родники» хәрәкәтенең генераль продюсеры Елена Ульянова, Россия видеоблогеры, җырчы һәм актриса Карина Кросс һәм җырчы, Россиянең атказанган артисты Пелагея кебек данлыклы сәнгать әһелләреннән торган жюри бәяләгән.

«Иҗат чишмәләре.Балалар – 2026» бәйгесенең гала-концерты 31 майда Томск шәһәрендә узачак. Яшь башкаручыларга халык тарафыннан ачык тавыш бирү чарасында теләгән һәр кеше ярдәм итә ала. Казан җырчылары өчен үз тавышыңны 31 майда әлеге сылтама буенча бирергә була.

Яшьләрнең үз-үзләрен камилләштерү өчен булдырылган әлеге чара илкүләм «Яшьләр һәм балалар» проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot