Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның яшь гвардиячеләре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар
«Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»нең Казан җирле бүлекчәсе активистлары партия ярдәме белән технологияләр һәм дизайн көллияте студентлары белән берлектә бөек шагыйрьне искә алу көнендә Александр Пушкинны искә алдылар. Бу хакта «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Ирек мәйданындагы Пушкин һәйкәле янында узды. Акциядә катнашучылар чәчәкләр салдылар һәм шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.
«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Казан җирле бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Риф Хөснетдинов шагыйрьнең мәдәни мирасын саклауның һәм иҗатын яшьләр арасында популярлаштыруның әһәмиятен билгеләп үтте.
«Бу шагыйрьнең мәдәнияткә керткән өлешен тагын бер кат искә төшерергә сәбәп. Без аны һәрвакыт истә тотарга, аның исемен һәркем белсен һәм хөрмәт итсен өчен тырышабыз. Без Александр Сергеевичның хезмәтен истә тотуны, рус мәдәниятен, бигрәк тә яшьләр арасында, хуплауны һәм таратуны мөһим дип саныйбыз», – дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз