news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Ярдәм» бульварында инклюзив дискотека узачак

Казанның «Ярдәм» бульварында инклюзив дискотека узачак
Фото: kzn.ru

Бүген, 11 августта, Серов урамындагы «Ярдәм» бульварында ачык һавада беренче инклюзив дискотека узачак. Бу хакта «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы хәбәр итә, дип тапшыра Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Кичә кунакларын бию мастер-класслары, диджейлардан музыкаль сетлар, төрле елларның хитлары һәм интерактив программалар көтә. Оештыручылар инвалидлыгы булган һәм булмаган кешеләр җәйге кичне бергә үткәрә ала торган мәйданчык әзерләгән.

Чара 19:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Инклюзив дискотеканы «Игелекле Казан» оешмасы Казан шәһәр Думасы инициативасы белән Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәмендә оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot