Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның «Яратам» яшьләр клубы татарча сөйләм дәресләренә чакыра
Казанның «Яратам» яшьләр клубы татар телендә яңа сөйләм дәресләренең беренче очрашуына чакыра. «Татарча сөйләшәбез!» дип исемләнгән сөйләм клубында теләгән һәркем катнаша ала. Чара 19 августта узачак.
Очрашу 17:00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар уңайлы, дустанә һәм ирекле атмосфера тудырырга вәгъдә итәләр.
Проектта татар телендә сөйләшә белүчеләр дә, әле өйрәнә генә башлаган кешеләр дә катнаша ала. Очрашуларның төп максаты — хатадан курыкмыйча, җанлы аралашу. Оештыручылар сүзләренчә, бу татар теле күнекмәләрен ныгыту өчен генә түгел, ә яңа танышлыклар булдыру өчен менә дигән мөмкинлек.
Очрашуда катнашу бушлай, ләкин алдан язылырга кирәк, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз