Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның яңа хәрби госпитале махсус операциядә яраланган солдатларны кабул итәргә әзер
Казанның яңа хәрби госпитале Украинадагы сугыш хәрәкәтләре зонасында яраланган солдатларны кабул итәргә әзер. Үзәк хәрби округның Казандагы госпитале башлыгы Дамир Ижбердиев госпиталь ачылышында шулай дип белдерде.
«Без госпитальдә дәвалануның ахыргы стадиясен, тулысынча аякка басканчы тернәкләнү процедурасын узучы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән эшләргә әзер. Аларга стройга әйләнеп кайтырга ярдәм итәчәкбез», - дип искәртте Дамир Ижбердиев.
Госпиталь хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре, шулай ук хәрби пенсионерлар һәм ветераннар өчен эшләячәк.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм РФ Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимовның Казанда яңа хәрби госпиталь ачуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз