news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның яңа прокуроры итеп Илдар Исмәгыйлев билгеләнде

Әлмәтнең элеккеге прокуроры Илдар Исмәгыйлев Казан прокуратурасын җитәкләде. «Татар-информ»га билгеле булганча, бүген аны яңа коллективка тәкъдим иттеләр.

Фото: almetyevsk.tatarstan.ru

Исмәгыйлев 1979 елның 20 ноябрендә Мамадышта туган. «Юриспруденция» белгечлеге буенча белемне В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында (хәзерге КФУ) алган.

Илдар Исмәгыйлев карьерасын 2002 елда Татарстанның Мамадыш районы прокуроры ярдәмчесе вазифасыннан башлый.

2009 елда аны Казан прокуроры ярдәмчесе итеп билгелиләр, ә 2010 елда — Татарстан башкаласы прокурорының өлкән ярдәмчесе була.

2014 елдан ул Татарстан прокуратурасының Федераль куркынычсызлык, милләтара мөнәсәбәтләр һәм экстремизм һәм терроризмга каршы тору турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеген җитәкли. Ә 2023 елда Исмәгыйлев Әлмәт прокуратурасын җитәкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot