news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Яңа бистә зиратында Остазларны искә алу көне узды

Казанның Яңа бистә зиратында Остазларны искә алу көне узды
Фото: dumrt.ru

2нче майда мөселман дин эшлеклеләре, мөгаллимнәр, шәкертләр, татар зыялылары Казанның Яңа бистә зиратына җыелды – биредә Остазларны искә алу көне үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы чара Ватанны саклаучылар елы кысаларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап үткәрелде.

Катнашучылар татар дин әһелләрен һәм галимнәрне, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алды.

Фото: © dumrt.ru

Көн яңгырлы булуга карамастан, остазларның туганнары, хезмәттәшләре һәм имамнар – барлыгы 40тан артык кеше искә алу чарасына җыелды. Чарада катнашучылар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук төрле иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре һәм башкалар бар иде.

Фото: © dumrt.ru

Остазларны искә алу көненә килүчеләрне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды – дога кылу мәрасиме нәкъ менә аның башлангычы белән ел саен 2нче май көнне 1998нче елдан бирле үткәрелә: ул искә алу көненең программасын һәм каберлекләр картасын төзүче дә.

Искә алу көнендә катнашучылар тарихта тирән эз калдырган күренекле дин әһелләре һәм галимнәр – Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, шулай ук Казанның соңгы ишаны, Бөек Ватан сугышында катнашкан Гарифулла ишан Гайнуллин кабере янында Коръән укып дога кылды.

Фото: © dumrt.ru

Соңыннан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Коръән ашы узды. Биредә Коръән хәтем кылынды һәм аның савабы мәрхүмнәр рухына багышланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Остазларны искә алу көне алдыннан зиратта өмә үткәрелгән иде.

Якынча исәпләүләр буенча, Яңа бистә зиратында 100гә якын мөселман дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән.

Фото: © dumrt.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot