news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Яңа бистә зиратында Остазларны искә алу көне булды

Казанның Яңа бистә зиратында Остазларны искә алу көне булды
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте

Казанның Яңа бистә зиратында мөселман дин эшлеклеләре, мөгаллимнәр, шәкертләр, татар зыялылары җыелды – биредә Остазларны искә алу көне үтте. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.

Быел чара «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» статусы кысаларында узды.

Остазларны искә алу көненә килүчеләрне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алган. Дога кылу мәрасиме нәкъ менә аның башлангычы белән 1998нче елдан бирле ел саен 2 майда үткәрелә. Ул искә алу көненең программасын һәм каберлекләр картасын төзүче дә.

Татарстан Мөфтие исеменнән барлык җыелучыларны аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләгән.

Искә алу көнендә катнашучылар тарихта тирән эз калдырган күренекле дин әһелләре һәм галимнәр – Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди, Шәйхелислам Хәмиди, шулай ук совет чорында ислам динен саклау һәм таратуга зур өлеш керткән шәхесләр – Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк, татар зыялылары – Миркасыйм Госманов, Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Хәсән Туфан һәм башкаларның кабере янында Коръән укып дога кылган.

Соңыннан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Коръән ашы узган.

Остазларны искә алу көне алдыннан зиратта өмә үткәрелгән. Татарстан мөфтияте, имамнар, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә коллективы зират мәйданының шактый зур өлешен тәртипкә китергән. Алар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агач-куаклардан аралаган, аллеяларны җыештырган, кабер ташларын чистарткан.

Якынча исәпләүләргә караганда, Яңа бистә зиратында 100гә якын мөселман дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot