news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында шугалак катыру буенча әзерлек эшләре башланды

Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында боз катыру буенча әзерлек эшләре башланды. Сыйфатлы боз капламы өчен 600 тоннага якын су кирәк булачак.

Эшчеләр боз катыру өчен кирәкле җайланмалар урнаштыра, челтәрләрне тикшерә, мәйданчыкны әзерли, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.

Булачак шугалакның мәйданы 6,5 мең квадрат метр тирәсе. Бозны сигез компрессордан торган компрессор станциясе ярдәмендә булдырыла. Тотрыклы боз капламы барлыкка килгәннән соң, шугалак өслеген боз комбайннары тигезләячәк.

Шугалакны 4–5 декабрьдә ачарга җыеналар. Эшләр тәмамланганнан соң шуарга яратучы шәһәр халкы өчен мәйданчыкны ачу тантанасы әзерләнә. Бу елгы кышка 52 пар тимераяк сатып алганнар – хәзер стадионда яңаларын да исәпкә алганда 550 пар аяк киеме бар дип санала.

Шугалак дүшәмбедән җомгага кадәр 17:30–22:00 вакыт аралыгында, шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә 12:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 16:00–16:50 вакыт аралыгында техник тәнәфес дип игълан ителә. Әлеге вакыт һава торышына карап үзгәрергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot