news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәрә

Бу айда казанлыларга вакансияләр ярминкәләрендә һәм эш бирүчеләр көнендә эш эзләүдә ярдәм итәчәкләр. Килүчеләр район предприятиеләрендәге вакантлы урыннар турында беләчәк, шулай ук белгечләрдән консультация алачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алдагы вакансияләр мини ярминкәсе Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләргә 16нчы июльдә, Совет районы халкы өчен 23 июльдә оештырыла.

Вакансияләр ярминкәсе Р.Зорге урамы, 102 адресы буенча узачак. Өстәмә мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

Барлык чаралар 10:00дән 12:00гә кадәр узачак, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot