news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Вишневский урамында җиңел машина тукталышка килеп кергән, зыян күрүчеләр бар

Социаль челтәрләрдә Казанның Вишневский урамында җиңел автомобиль автобус тукталышына килеп кергән дигән мәгълүмат чыкты.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә 11 кеше зыян күргән. Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, аларның хәле уртача, ике кешегә госпитализация кирәк булмаган.

Авария урынына дүрт ашыгыч ярдәм бригадасы һәм ике катастрофалар медицинасы бригадасы килгән.

Урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли, юл һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100