news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Вахитов урамында юлның бер өлешен су баскан

Бүген иртән Казанның Вахитов урамында юлның бер өлешен су баскан. Автомобиль юлының берьюлы ике полосасы да су астында калган.

Машина йөртүчеләргә бу урында мөмкин кадәр сак хәрәкәт итәргә туры килгән. «Татар-информ»га автомобиль йөртүчеләрнең берсе шул турыда сөйләде.

«Пар чыгып тора, су катмый, кайдадыр канализация яки кайнар су торбасы тишелгән. Катырса, юлда чын шугалак булачак», – дип фикерләре белән уртаклашты йөртүче.

Фото: © шаһитләр

 

news_right_1
news_right_2
news_bot