news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Вахитов районында бер тәүлеккә якын су булмаячак

Казанның Вахитов районында кайбер йортларда бер тәүлеккә якын су булмаячак.

Элегрәк бу йортларда 23 майда суны туктатып тору планлаштырылган иде, аннары аны май азагында сүндерергә булдылар. Бу турыда «Водоканал» МУП хәбәр итә.

Шулай итеп, 30 майда 9.00 сәгатьтән киләсе көнне 6.00 сәгатькә кадәр Миңнуллин урамы, 8а, Назарбаев урамы, 10 йорт 1, 12, 12в корпус, Яңа Комлы урамы, 40, 44, Павлюхин урамы, 37, Сәлимҗанов урамы, 17,27,29, Спартак урамы, 14, 22, 53 (24нче балалар бакчасы), 81, 87, 89 адреслары буенча су бирү туктатылачак.

Вакытлыча уңайсызлык Островский урамы буйлап суүткәргечне ремонтлау белән бәйле.

Бу йортларда яшәүчеләргә су запасы җыеп куярга киңәш ителә. Шулай ук «Волоканал» гариза буенча су белән автоцистерна җибәрәчәк. Су кирәк кешеләр +7(843)231-62-60 телефонына шалтырата ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot